-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Казан марафонында 38 яшьлек ир кеше вафат булган
Кичә Казанда узган марафон вакытында 38 яшьлек бер ир-ат аңын югалткан һәм егылып зәңгәрләнә башлаган. Хастаханәгә барганда табиблар аны аңына китерергә тырышкан. Ир-ат КФУның Университет клиникасында аңына килмичә вафат булган. Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-ат үлеменең беренчел сәбәбе – йөрәк өянәге.
“Казан марафоны” нигезләмәсе буенча, һәр катнашучы да теркәлгән вакытта медицина оешмасыннан үзенең сәламәтлеге турында белешмә бирә. Ансыз ярышта катнашырга рөхсәт бирмиләр. Тиешле белешмәләре булмаган яки сәламәтлек күрсәткечләре тиешле дәрәҗәдә булмаган катнашучылар ярышларга кертелми”, - дип аңлаттылар Татарстанның Спорт министрлыгында.
Старт пакетлары алганда, барлык катнашучылар да марафонда катнашу өчен медицина тыюлары булмавын язмача раслый. Марафон вакытында табиблар күзәтүе оештырылган. Барлык дистанцияләрдә дә “ашыгыч ярдәм” бригадасы дежур торган.
“Татарстан Президенты бу фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыкларга боерды. Республика җитәкчелеге, Татарстанның Спорт министрлыгы һәм Казан марафонын оештыру комитеты вафат булган ирнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша”.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз