Логотип Идель
Яңалыклар

Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды

Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак

14 нче һәм 15 нче майда узган Казан марафонында 12 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучылар арасында Россиянең 81 төбәгеннән һәм дөньяның 17 иленнән спортчылар бар иде. 2 сәгать 17 минутта финишка килгән Федор Шутов марафонның абсолют җиңүчесе булды, ә хатын-кызлар арасында Александра Морозова лидер булды, ул 2 сәгать 45 минутта беренче килде.

Казан Мэры Илсур Метшин ярышларда катнашучыларны җиңүләре белән котлады. «Без шәһәрдә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар булдыруны дәвам итәбез. Спорт чараларында Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре дә катнашуы бик мөһим, алар мисалларында халыкта сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли», – дип билгеләде шәһәр башлыгы бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов марафон маршруты Казанның төп истәлекле урыннары аша узганын искә төшерде. Спорт бәйрәме, гадәттәгечә, ике көндә үтте. 14 нче майда Timerbaby һәм Timerkids проектлары кысаларында 50 м, 300 м һәм 600 м дистанцияләрдә иң яшь спортчылар йөгереше узды. Аннан соң 3 км дистанциягә 3 меңнән артык кеше чыкты. Алар арасында 20 яшьлек Антон Большаков иң җитезе булды – ул 8 минут 39 секунд вакыт күрсәтте. «Бу йөгерештә Казан командасы да катнашты. Стартка безнең шәһәр районнарының башкарма комитетыннан һәм администрацияләреннән 260 артык хезмәткәр чыкты. Күпләр өчен бу мондый чараларда беренче старт булды», - дип билгеләп үтте А.Салихов.

15 нче май көнне төп йөгерешләр узды. Шулай итеп, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км дистанцияләрдә стартлардан тыш, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында ярышлар оештырылды. Моннан тыш, инде алтынчы ел рәттән Казан марафонын Роналд Макдоналд Йорты хәйрия фонды да хуплады. «Быел 920 мең сум акча җыя алдык», – дип хәбәр итте А.Салихов.

«Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак», – дип карар кабул итте И.Метшин.

А.Салихов билгеләп үткәнчә, йөгерештә катнашучыларның 70% тан артыгы Татарстан башкаласына башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән. Иң яшь марафончылар – 4 айлык балалар, ә иң өлкән катнашучы – 1937 елгы казанлы. «Быел йөгерештә катнашучылар барлыгы 180 мең километрдан артык дистанцияне йөгереп узды», - дип өстәде ул.

Марафон быел әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологиягә игътибар белдерү билгесе астында узды. Шулай итеп, ярышлардан соң калган барлык пластик шешәләр җыелды һәм икенчел эшкәртүгә җибәрелде.

Спорт комитеты рәисе марафонны оештыруда катнашкан кешеләргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм якындагы чара – «Төнге йөгерү» – 16 нчы июльдә Казан урамнары буйлап узачагын искәртте.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев