-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Казан Мэриясендә шәһәрнең мәгариф идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр
Әлеге вазыйфаны Ирек Ризванов башкарачак. Биш ел дәвамында ул бөтен илдән сәләтле балалар өчен 2 нче лицей-интернатны җитәкләде. Ирек Ризванов тәрбияче, укытучы, лицей мөдире юлын үткән. Ул эшләгән елларда лицей укуның нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, шәһәр, республика, бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәләрдә олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча иң яхшы, уникаль уку йортларының берсе булды, дип хәбәр итәләр мэриядә.
Яңа вазыйфада Ирек Ризвановка артта калучылар рәтендә булган Казан мәктәпләренә, шулай ук яшьләргә патриотик һәм экологик тәрбия бирүгә игътибар бирергә кирәк, дип билгеләде Илсур Метшин.
Ирек Ризванов 1988 елда Казанда туган, "Чит телләр укытучысы"белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган. 2006-2020 елларда Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатында эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз