Логотип Идель
Яңалыклар

"Казан” милли-мәдәни үзәге кая киткән?

Бу ел башыннан “Казан” милли-мәдәни үзәге ябылды, тик үзәкнең электрон сәхифәсе эшләвен дәвам итә. Анда әле кайчан гына хәзер инде тарихка язылып калган “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге “Казанның меңьеллыгы” музее турында мәгълүмат укып була иде.

Бу ел башыннан “Казан” милли-мәдәни үзәге ябылды, тик үзәкнең электрон сәхифәсе эшләвен дәвам итә. Анда әле кайчан гына хәзер инде тарихка язылып калган “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге “Казанның меңьеллыгы” музее турында мәгълүмат укып була иде. Шушы араларда сайт яңартылды, һәм ресурста комплексның калган биш музее турында гына материал табарга була. Милли-мәдәни үзәк хезмәткәрләре һәм “Казанның меңьеллыгы” музее экспонатлары хәзер кайда соң?

Хезмәткәрләр комплекс составындагы Әмир Мәҗитов музее (Дзержинский урамы, 27); Бакый Урманче музее (Щапов ур., 20); Илдар Зарипов галерея-студиясе (Гвардейский ур., 10); Константин Васильев картиналар галереясы (Бауман ур., 29/11); Җиңү Паркында урнашкан Хәтер мемориалы (Бондаренко/Ямашев ур.); Василий Аксеновның музей-йорты (К. Маркс ур., 55) оешмаларында эшләп йөри. “Казан” милли-мәдәни үзәгенең рәсми адресы да үзгәргән: ул хәзер Бауман урамы 29/11 йортта. Анда музей комплексы администрациясе урнашкан.

Казан” милли-мәдәни үзәге комплексы музейлары хәзерге вакытта актив рәвештә тамашачылар, аеруча, балалар белән эшли. Алар төрле остаханәләр, очрашулар, конкурслар, концертлар оештыра. Шул ук вакытта комплекс музейларында билет хаклары Казанда иң арзаны булып кала. Илдар Зарипов галерея-студиясендә һәм Хәтер мемориалында исә – түләүсез.

Казанның меңьеллыгы” музее экспонатлары, аноним чыганаклар мәгълүматы буенча, быелның март аенда Илдар Зарипов галерея-студиясе бинасына урнаштырылган.

 


 


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев