Логотип Идель
Яңалыклар

Казан милли ярыммарафонында спортчылар түбәтәй киеп йөгерәчәкләр

9 нчы октябрьдә Татарстан башкаласында алтынчы мәртәбә Казан милли ярыммарафоны узачак. Түбәтәйле спортчыларга 3 км, 10 км яки 21,1 км дистанцияне үтәргә һәм спорт чарасына кушылучылар саны буенча рекорд куярга туры киләчәк.

9 нчы октябрьдә Татарстан башкаласында алтынчы мәртәбә Казан милли ярыммарафоны узачак. Түбәтәйле спортчыларга 3 км, 10 км яки 21,1 км дистанцияне үтәргә һәм спорт чарасына кушылучылар саны буенча рекорд куярга туры киләчәк. Стартка якынча 4500 кеше чыгар дип көтелә.

Ярыммарафон программасы өч көн дәвам итәчәк – 7 нче октябрьдән 9 нчы октябрьгә кадәр. Беренче ике көндә шәһәрнең яңа IT-паркында (Спартак ур., 2) спорт күргәзмәсе эшләячәк.

Моннан тыш, 8 нче октябрьдә IT-паркта спорт ориентлашуы буенча уен узачак, карта ярдәмендә билгесез трасса IT-парк территориясендә урнашкан контроль пунктлар аша үтәчәк. Балалар өчен – 1,5 км, өлкәннәр өчен 5 км дистанция бар.

Ярыммарафонга һәм 10 км дистанциягә йөгерүгә 9 нчы октябрьдә 8:00 сәгатьтә «Ак Барс Арена» стадионы янында старт биреләчәк. Ярышларда катнашучылар Миллениум күпере, Кремль яр буе, Кремль дамбасы һәм Сибгат Хәким урамы буйлап йөгерәчәкләр. Йөгерүчеләрнең барлык дистанцияләрендә җанатарлар рухи көч биреп торачак, шулай ук туклану нокталары куелачак.

3 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге йөгерүчеләр өчен «Ак Барс Арена» территориясендә Timerkids балалар йөгереше оештырылачак. Ярыммарафонда исә балигъ булган атлетлар гына катнаша ала, ә 11 һәм 16 яшьтән 3 км һәм 10 км дистанцияләрдә теләүчеләр катнаша алачак.

Спорт ориентлашуы буенча уенга һәм алдагы ярышларга 2 нче октябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин. Чара турында күбрәк мәгълүмат Timerman сайтында бирелгән.

Казан милли ярыммарафоны – 2022 елда Timerman спорт чаралары сериясекысаларында тәмамлаучы ярыш. Хәзерге вакытта стартка 9 илдә, шулай ук Россиянең 66 төбәгендә һәм 240 шәһәрендә яшәүчеләр чыгарга планлаштыра.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев