-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан мәктәпләре киләсе уку елыннан биш көнлеккә күчәргә мөмкин
Казан мэры Илсур Метшин киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеген карарга кушты. Ул әлеге йөкләмәне шәһәр Башкарма комитетында узган мәктәп директорлары белән узган киңәшмәдә бирде, дип хәбәр итә Инде.
Казан укучылары дистанцион режимда укуларын 6 апрельдән башладылар. Күп кенә мәктәпләр өчен дистанцион укыту "бушлай" һәм бер сменада уку мөмкинлеге тудырды.
"Дәресләрне һәм хәзерге вәзгыятьнең барлык уңай якларын алырга кирәк. Без биш көнлек турында күптән хыялландык. Үзебездә булган тәҗрибә белән бергә, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз", - диде мэр.
Казанда биш көнлек уку атнасын кертү тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, 121 нче лицейда башлангыч сыйныфлар бу форматка 2019 елның 1 сентябреннән күчте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз