-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Казан мәктәпләрендә фандоматлар барлыкка килде
Русиядә эчемлекләр савытын кабул итүче фандоматлар барлыкка килде. Беренче сынау Казан шәһәрендә узды.
Пластик шешәләрне һәм алюминий банкаларны аерым җыю өчен автомат аппаратлар шәһәр мәктәпләрендә барлыкка килгән иде инде. Илебездә җитештерелгән беренче 20 фандомат ("РТ-Инвест") компаниясе Казан уку йортларына тапшырды.
Аппаратларда банка, шешәләрне ташлау өчен махсус тәрәзә бар. Электрон табло аның санын күрсәтәчәк, ә штрих-код буенча әйбернең пластик яки алюминий булуын билгеләячәк, шуннан соң гына шешәләр махсус секциягә җибәрелә. Бер фандомат 800 пластик шешә һәм 0,5 литр күләмендә 400 алюминий банка сыйдыра. Уртача алганда, укучылар аны 3-5 көн эчендә тутырырга тиеш булачак.
Шешә яки банкаларны фандоматка тапшырган һәр кеше кодлы чек ала. Аны www.tara-sbor.ru сайтында теркәп, тупланган балларны акция партнерлары товарларына һәм хезмәтләренә ташламаларга алыштырырга мөмкин булачак. 3 февральдән башлап уку елы ахырына кадәр шулай ук акциядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Шулай итеп, иң күп балл җыйган 10 катнашучы һәм 5 мәктәп призлар алачак. Моннан тыш, иң күп пластик һәм алюминий савытлар тапшырган катнашучылар да бүләкләнәчәк.
"Без партнерлар белән бу юлны 3-4 ел эчендә узарга тиеш, ә Көнбатыш Европа 10-15 ел эчендә үтте. Менә безнең план шул", - дип белдерде Илсур Метшин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз