Логотип Идель
Яңалыклар

Казан обсерваториясенә нигә барырга? (ашыгыч гид)

Бу сорау «Астрономия һәм бөтендөнья мирасы» Халыкара форумында күтәрелде. Төрле илләрдән җыелган галимнәр, экспертлар үз фикерләрен белдерделәр. Күпчелек галимнәр әлеге тәкъдимне хуплап чыкты.

Татарстанның Яшел Үзән районында Казан дәүләт университетының астрономия обсерваториясе бар. Энгельгардт исемендәге әлеге обсерваторияне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертергә теләүләре турында ишеткәнсездер.  

Бу мәсьәлә «Астрономия һәм Бөтендөнья мирасы» дип аталган Халыкара форумда күтәрелде. Төрле илләрдән җыелган галимнәр, экспертлар үз фикерләрен әйттеләр. Күпчелек галимнәр безнең обсерваторияне ЮНЕСКО объетлары исемлегенә кертүне  хуплап чыктылар.

Без астрономик обсерваториягә барып, анда ниләр барлыгын, ниләр карап булганын ачыкладык. 

Территориясенә килеп керү белән, безне монда яшәүче песиләр якты чырай белән каршы алдылар.  Бик аралашучан, белемле песиләр булып чыкты алар. Киләсе килгәндә, кара тишек дигән космик күренешнең ничек “эшләвен” төгәлрәк аңлау өчен берәр тәм-том алып килергә кирәген әйттеләр. 

Обсерваториянең тикшерүләр белән шөгыльләнә торган өлеше һәм йолдызларны күзәтә торган җире бар. Анда экскурсияләр үткәрәләр. Астрономнарның ни эшләүләре, нинди җайланмалардан ничек итеп күзәтүләре турында сөйлиләр. Кызыксындырган бөтен сорауларга да җавап бирәләр.  Русиянең иң иске телескопларының берсе булган телескопны тотып карарга да мөмкин.

Обсервоториягә 1901 елда Дмитрий Иванович Дубяго исемле галим нигез салган. Без аның оныгы белән дә күрештек. Инга Дубяго монда экскурсовод булып эшли икән. Аңа бик күп сораулар бирдек. Ул барысына да тәмләп җавап бирде. “Бездән кала галәмдә тагын кемнәрдер бармы?” – дип тә сорадык без аннан. 

– Үз күзләрем белән оча торган билгесез җисемнәр күргәнем булмады, ләкин шундый зур,  иксез-чиксез, безнекенә бик тә охшаган системалары булган галәмдә ялгыз була алмыйбыз дип уйлыйм. Һәм космосны өйрәнүче күпчелек белгечләр минем белән килешәдер, – диде ул.  

Гомерен күк җисемнәрен күзәтүгә багышлаган Инга ханым йолдызлар турында интернеттан да күбрәк белә иде сыман. Шулай ук, ул астрологиягә ышанмавын да әйтте. Моңа бик җитди дәлилләр китерде (аларны язып тормыйбыз, үзегез барып сорарсыз).

Обсерваториядән кала, монда 9 телескоп һәм планетарий эшли. Телескоптан карау өчен аяз көнне көтәргә һәм чиратка басарга туры киләчәк. Ә менә планетарийга чып-чын метеорит тотып карау өчен генә булса да килергә була.

Бу таш кисәге 1947 елда күктән төшкән. Аны Хабаровск тирәсендәге Сихотэ-Алинь таулары яныннан табып алганнар. Ул тимергә охшаган, бер кул хәтле кисәкнең авырлыгы бер килодан артык (сындырып алып булмый, ә ялап карарга рөхсәт итмиләр). 

Планетарийда инглиз һәм рус телләрендә якынча 20 минутлык фильмнар карарга була. Балалар өчен махсус программалар да бар. Фильмнар сеансы көткән арада, холлда төрле уеннар уйнарга, төрле планеталарда тән авырлыгың нинди булачагын ачыкларга һәм лекцияләр тыңларга була.

Яшел Үзән районындагы урман уртасында урнашкан обсерваториянең һавасы саф, урыны да шактый матур. Монда күк бик ачык күренә. Төнлә йөргәндә генә бу сәер формадагы иске биналар шомлы күренергә мөмкин.

 

Җитмәсә обсерваториягә нигез салучы ике астроном да монда җирләнгән икән әле. Каберләре янында, ихтирам билгесе булып, лампада эчендә мәңгелек ут яна. Киләчәктә обсерваториядә Дмитрий Дубяго һәм Василий Энгельгардт истәлегенә һәйкәл куячаклар.

Менә бу фотодагы кебек булачак ул:

Берничә елдан Казан обсерваториясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелер дип өметләнәбез. Ул вакытта монда килүчеләр тагын да күбрәк булачак, димәк бу урын тагын да матураячак дигән сүз.

 

Зөләйха Камалова фотолары 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: космос

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев