Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    КАЗАН ОЛИМПИЯ ЧЕМПИОННАРЫН КОТЛЫЙ!

     Казан кичә тәмамланган 32-нче җәйге Олимпиадада җиңүчеләрне хөрмәтләүгә кушылды. Шәһәрнең төп урамнарында һәм керү юлларында Татарстан спортчыларын котлап билбордлар урнаштырылган, дип хәбәр итте шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов бүген эшлекле дүшәмбедә.

    Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары командага фехтование, волейбол һәм йөзү буенча медальләр китерде. Алар арасында фехтовальчик Марта Мартьянова, йөзүче Александр Красных һәм «Зенит»ның 4 уенчысы – Максим Михайлов, Артем Вольвич, Валентин Голубев һәм Дмитрий Волков. Гомумкоманда зачетында Россия 5-нче урынны алды. Спортчылар 71 медаль яуладылар, шулардан – 20 алтын, 28 көмеш һәм 23 бронза.

    Реклама

    Моннан тыш, 30-нчы июльдән Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан спортчыларына багышланган фотокүргәзмә оештырылган. Күптән түгел аллеяда Марта Мартьянованың портретын урнаштырдылар. «Мондый күргәзмәләр физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштырырга гына түгел, ә киләчәктә үзләре дә күргәзмә геройлары була алачак тәрбияләнүчеләрне дә безнең спорт мәктәпләренә җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз», – диде А.Салихов.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы