Логотип Идель
Яңалыклар

Казан паркында күпләп күгәрченнәр үлә

Мондый хәл Казан паркларында беренче мәртәбә түгел. Берничә ел элек, шулай ук Урицкий паркында кошлар үлә башлагач, экологлар экспертиза ясаганнар иде. Ул вакытта кошларның массакүләм кырылу сәбәбен артык күп ашаудан һәм инфекциядән күргәннәр иде. 

Социаль челтәрләрдә Казандагы Урицкий паркында күпләп күгәрченнәр үлүе турында хәбәр таралган. Кошлар йөгерү юлларында, күлдә, агач асларында ята. Казанлылар әйтүенчә, кош үләксәләре бик күп. Паркта балалар һәм этләр белән йөрергә чыгучылар соңгы көннәрдә, куркып, чыкмый башлаулары турында язган.

Мондый хәл Казан паркларында беренче мәртәбә түгел. Берничә ел элек, шулай ук Урицкий паркында кошлар үлә башлагач, экологлар экспертиза ясаганнар иде. Ул вакытта кошларның массакүләм кырылу сәбәбен артык күп ашаудан һәм инфекциядән күргәннәр иде. Әлегә рәсми чыганакларда алып барган тикшеренүләр турында хәбәрләр юк.

 

 

Фото: prokazan

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев