Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    КАЗАН ПЛЯЖЛАРЫНДА СУ КЕРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

    Казандагы дүрт пляж һәм Әлмәт шәһәр пляжы суы санитар нормаларга туры килми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Суның канәгатьләнмәслек нәтиҗәләрен без санитар-химик күрсәткечләр буенча алдык — бу Зур Аккош күле пляжы. Микробиологик күрсәткечләр буенча — Зур Аккош күле пляжлары, „Түбән заречье“, „Локомотив“, „Комсомольский“ һәм Әлмәт шәһәрендәге шәһәр пляжлары», — диде спикер.

    Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, җәен Татарстанда 23 пляжны куллану планлаштырыла. Әмма су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен иминлек шартларына туры килү турындагы санитар-эпидемиологик бәяләмә булган урыннарда гына ял итәргә була. Мондый пляжлар республикада алты.

    Реклама

    Шул ук вакытта су пробалары анализлары канәгатьләнмәслек хәлдә булган очракта, анда коенырга киңәш итмиләр. Аерым алганда, Әлмәт пляжы нәтиҗә алды, әмма анда су микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми.

    Шулай ук Роспотребнадзор Татарстан сулыкларын холера кузгата торган микроблар булу-булмавын тикшерә башлады. Белгечләр 300 проба алган, аларда холера вибрионы табылмаган. 

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!