Яңалык/Эксклюзив
-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Казан Русиядәге иң яхшы шәһәр дип танылды
РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары тормыш сыйфаты яхшы булган Русия шәһәрләре рейтингын төзеде. Рейтингта Казан беренчелеккә чыкты.
Исемлек төзнгәндә юллар сыйфаты һәм юл һәлакәте саны, мәдәният һәм белем бирү, торак фонды һәм торак-коммуналь хуҗалыгы системасы, җирле хакимият эшчәнлеге, медицина хезмәте күрсәтү һәм шәһәрдә эш табу мөмкинлеге исәпкә алынды. Казаннан соң икенче урында Грозный, өченче урынны Төмән шәһәре алган.
Моннан тыш лидерлар унлыгына Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Севастополь, Уфа һәм Кемерово кергән.
Исемлектә барлыгы 250 меңнән артык кеше яшәгән 78 шәһәр бар.
Чыганак: РИА Новости
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз