-
Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган «Татар уллары» мәдәният атналыгы марафоны игълан ителә Мәдәният атналыгы марафонынының идея авторы һәм җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина.
-
Татарстанда халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәге генә авылларда яши Росстат мәгълүматларына караганда, 2023 елның 1 гыйнварына Татарстан авылларында 930 126 кеше исәпләнелә.
-
Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды.
-
XIX Казан кинофестиваленең гариза бирү кампаниясе башланды Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан шәһәренең яңа генераль планы проектыннан кызыклы фактлар һәм мөһим сылтамалар
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бүген генә җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителгән генераль планы проектыннан 10 кызыклы факт:
1. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең мәйданы 63839,55 гектар. Шуның 58929,85 гектарын генераль план колачлаган.
2. Мәркәзебезнең генераль планы өч проектлау чорына исәпләп төзелгән: төзелешнең беренче чираты – 2025 елга кадәр; 20 еллык исәпләү срогы – 2035 елга кадәр; 40 еллык перспектива – 2055 елга кадәр.
3. Казан халкының саны (2018 елның 1 гыйнварына) – 1243,5 мең кеше.
4. Халык тыгызлыгы – 2018 елда 1 гектарга 19,5 кеше булса, 2025 елга ул 21,5, ә 2035 елга 23,8 кеше булыр дип фаразлана.
5. Торак фондының гомуми мәйданы – 29,9 млн м2.
6. Магистраль урамнарның гомуми озынлыгы – 1796,3 км.
7. Метрополитен линияләренең озынлыгы – 18,3 км.
8. Трамвай юлларының озынлыгы – 59,7 км.
9. Казан шәһәре тәүлегенә 382 мең кубометр су куллана.
10. Казан шәһәренең генераль планы, текст мәгълүматыннан тыш, төрле таблицалар, схемалар, карталардан тора. Документның күләме – 596 бит!
Башкала төзелешенә кагылышлы төп документ проекты белән KZN.RU порталында – яңа гына дөнья күргән Казан муниципаль берәмлеге документлары җыентыгының 2019 ел 18нче июль санында танышырга була. Аның электрон версиясен https://www.kzn.ru/nayti-dokument/sbornik-dokumentov/387038/ сылтамасы буенча йөкләргә мөмкин.
Фикер-тәкъдимнәр, сораулар калдыру ысуллары турында түбәндәге сылтама буенча шәһәр мэриясе сайтында тулырак мәгълүмәт урнаштырылган: https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-stolitse-tatarstana-startuet-obsuzhdenie-proekta-generalnogo-plana-kazani/
Яки язма рәвештә Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Груздев ур., 5, 102 каб. (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Шулай ук Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендәге иҗтимагый фикер алышуларда каралырга тиешле проект экспозициясенә килүчеләрне исәпкә алу кенәгәсендә язма калдырырга мөмкин: Груздев ур., 5, 102 каб. (9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр). Моның өчен ике очракта да паспорт кирәк.
Казанның Генераль планының эшләп бетерелгән проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар 18нче июльдән 29нчы августка кадәр барачак. Казанлылар документ буенча үз искәрмәләрен, сорауларын һәм тәкъдимнәрен 29нчы июльдән 1нче августка кадәр калдыра ала, ә фикер алышуның төп мәйданчыгы – dispute.kzn.ru мәгълүмати системасы булачак. Шәһәр язмышына, димәк, үзебезнекенә дә, битараф булмыйк – генераль план белән танышырга вакыт табып, уй-фикерләребезне шәһәр җитәкчелегенә белдерик!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз