Логотип Идель
Яңалыклар

Казан тагын бер зур юбилей уңаеннан чит ил кунакларын көтә

Быел Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулды. Мәртәбәле институтның олы юбилее уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә зур чаралар узачак. 

Быел Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулды. Мәртәбәле институтның олы юбилее уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә зур чаралар узачак. 

Г.  Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар 2019 елның 10 сентябрендә башланып, атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
10-11  сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә  «XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография» Халыкара фәнни конференциясе үткәрелә. Шулай ук баштагы ике көндә «Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар» темасына Түгәрәк өстәл;  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш узачак. 11 сетябрьдә  «Дөнья тел картинасы» ХХХI Халыкара Көзге фәнни мәктәп эшен башлаячак, дип хәбәр итә Г.  Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең матбугат үзәге. 
Чараларга чит иллләрдән (Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Уфа, Чебоксар, Казан, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр килүе көтелә. 
Шулай ук  ТР дәүләт органнары, ТР Фәннәр академиясе, ТР Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. 

ТР Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТАССР Совнаркомы карары нигезендә 1939 елның 23 августында оештырыла, эшен шул ук елның 7 октябрь көненнән «Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты» буларак башлый. Беренче директор итеп М.А. Нигъмәтуллин билгеләнә.
1946 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылгач, Институт аның составына кертелә һәм СССР Фәннәр академиясенең фәнни оешмасына әверелә. 1967 елда Институтка Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә. 1993 елдан –  Тел, әдәбият һәм тарих институты. 1992 елдан –  Татарстан Фәннәр академиясе карамагында. 
Институтны күренекле галимнәр Х.А. Шабанов , Х.Х. Ярмөхәммәтов (X. Ярми) , М.Х. Гайнуллин, Х.Ф. Хәйруллин (Хәсән Хәйри) , К.Ф. Фасиев, М.К. Мөхәрәмов , Я.Г. Абдуллин, М.З. Зәкиев, Н.Ш. Хисамов һ.б. җитәкләде. 2006 елдан  Институт белән Ким Миңнуллин җитәкчелек итә.
Бүген Институт татар академик фәне системасының әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан санала. ТӘһСИдә Татар теле белеме; Татар әдәбияты теориясе һәм тарихы; Татар халык иҗатын өйрәнү;  Сәнгать белеме бүлекләре эшләп килә. Анда 200дән артык хезмәткәр эшли.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев