-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан тирәсендә гөмбәне кайдан җыярга?
Бер дустым гөмбә ашарга яратмый. Ә менә җыярга ярата. Аның өчен гөмбә җыю спорт кебек. Дустым ялгыз түгел, андый кешеләр Казанда гына да шактый икән. Мәсәлән, ВК социаль челтәрендә, Казан гөмбәчеләре төркемендә биш меңнән артык кеше утыра.
Группада утырган халык тизрәк яңгырлы көннәр җитүен көтә. Гөмбә җыючылар интернетта табышлары белән уртаклаша, Казанның «иң гөмбәле » урыннарын атый, киңәшләр сораша, гөмбә җыйганда югалган һәм табылган әйберләр турында яза.
Гөмбәчеләр әйтүенә караганда, гөмбәле урыннарның иң чистасы Яльчик һәм Глухое күлләре буенда. Бу урманчыкларда каен гөмбәсе (подберезовик), әтәч гөмбәсе (лисички), майлы гөмбә (маслята), төп гөмбәсе (опята), ак гөмбә (белые грибы) бар, диләр.
Шулай ук Питрәчтә һәм Лаеш урманнарында «гөмбә ауларга» чыкканнар уңышсыз кайтмас. Нагорный һәм Салмач якларында гөмбәне бик тиз җыеп бетерәләр. Яңгырдан соң, урманда халык «Кытайдагы кебек», — дип язалар «Грибники Казани» паблигында. Алай да, тәҗрибәлерәк гөмбә җыючылар Казанда үскән гөмбәне җыярга бик кушмый.
Җыйган гөмбәне киптереп, тозлап, катырып саклыйлар. Аш пешереп, кыздырып, соус ясап ашаучылар да бар.
«Ак гөрәҗдә тәмле, безнең якларда кара гөрәҗдә дә үсә. Ак гөмбә бер генә булса да табыш. Бер елны бер кәрҗин җыйдык. Бигрәк хуш исле ул. Бәрәңге белән май белән кыздырабыз, ашка салсаң да тәмле», — дип уртаклашты «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова, гөмбә турында сүз чыккач. Ул гөмбә җыярга үзләренең авылына (Апас районы) яки Мари якларына йөри булып чыкты.
Роспотребнадзор кисәтә, соңгы елларда гөмбә ашап агуланучыларның күбесе, гөмбәләрен үзләре җыйган булган. Шуңа күрә гөмбә җыйганда игътибарлы һәм сак булыгыз. Таныш булмаган гөмбәне кисмәгез. Әгәр дә гөмбәнең төре шик тудыра икән, аны интернеттагы «фотоэнциклопедия» белән чагыштырып карарга була. Гөмбә җыярга тәҗрибәлерәк кеше белән барсагыз, тагын да яхшырак. Ә андый танышларыгыз булмаса, аны ВКдагы төркемнән да табарга була. Шулай ук яз-көз урманда күбәйгән талпаннар турында да алдан ук уйлап куярга кирәк. Урманга чыкканда, ябык кием киеп, спрейлар сөртеп чыгыгыз. Үзегезне саклагыз!
Светлана Пионтковская фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз