Логотип Идель
Яңалыклар

Казан - туристларга бай шәһәр

Уртача алганда, һәр кунак сәяхәт өчен 22 мең сумнан артык акча сарыф итә. Туризм өлкәсе бер ел эчендә шәһәргә 80 миллиард сумга якын акча китергән.

Узган ел Казанга 3,5 миллион турист килгән, аларның 230 меңгә якыны — башка илләрдән килгән туристлар.

Уртача алганда, һәр кунак сәяхәт өчен 22 мең сумнан артык акча сарыф итә. Туризм өлкәсе бер ел эчендә шәһәргә 80 миллиард сумга якын акча китергән.

Русиялеләр арасында 2019 елда ешрак Казанга Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Идел буе федераль округы шәһәрләре халкы килде. Чит ил туристлары, нигездә, Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Белоруссиядән килгән. 
Казанга беренче тапкыр килгән сәяхәтчеләрнең бер өлеше шәһәргә кабат әйләнеп кайта — 2019 елда кире кайткан туристларның өлеше 40 процент тәшкил иткән.

Бу хакта Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында туризмны үстерү дирекциясе җитәкчесе Дарья Санникова сөйләде.

inde.io

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: туристы, Казань, фестиваль, летать Казан, турист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев