Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН ТУРЫНДА АНИМАЦИОН ФИЛЬМ ЧЫКТЫ!

Бүген Казан тарихы турында яңа фәнни-популяр видеоролик чыкты! Аны Тарих институты белән берлектә эшләгәннәр.

Бүген Казан тарихы турында яңа фәнни-популяр видеоролик чыкты! Аны Тарих институты белән берлектә эшләгәннәр. Шул турыда сөйләшергә дип, видеоролик тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Кунаклар арасында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының дисциплинаара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов, “Теория” креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Аюпов һәм Тарих институтының мультимедиа проектлары продюссеры Зилә Тямаева бар иде.

Сүзнең нинди видеоролик турында баруын күзаллау өчен, аңа сылтаманы калдырабыз:

Бәхтияр Измайлов әлеге видео Казанның үсеш юлын, анда булган төп вакыйгаларны күрсәтүен ассызыклый:

- Проект үзе “Татарлар турында 50 минутта” (“О татарах за 50 минут”) дип атала. Ул үз эченә бик күп фәнни-популяр роликларны ала. Алар татар халкы, Татарстанга багышланган һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашып килә. Проектны башкаруда Тарих институты галимнәре, “Теория” креатив оешмасы катнаша. Һәр ролик безнең якның уникальлеген күрсәтүне, тарихын яктыртуны максат итеп куя. Без аны шундый фәнни-популяр формада халыкка җиткерергә телибез. Беренче ролик татарларның ризыклары турында иде, бу безнең икенче эшебез.

Зилә Тямаева роликларның озынлыгы турында сөйләп узды:
- Без роликларны кыскарту яклы. Һәр ролик саен махсус видео озынлыгын киметәбез. “Краткая история татар” видеоролигы 15 минутлык булды. Аны керткәннән соң, без статистиканы карадык: күпчелек кеше беренче 7 минутын гына карый, аннары күбесе башка нәрсәгә күчә. Шуңа киләсе роликны без 7 минуттан арттырмаска булдык. ТАССР турындагы видеоролик кыскарак иде, караулар да күбрәк. Әлеге роликның нихәтле карау җыюын без бары тик бер айдан соң гына беләчәкбез, әлегә статистика турында сөйләү иртәрәк. Кыска фәнни-популяр видеолар ул халыкара тренд. Без моны ясаучылардан беренчеләр түгел. Мисал өчен, ТикТок платформасын 2,5 миллиард тапкыр гаджетларга йөкләнелгән. Анда иң популяр хэштег: #learnontiktok. ТикТокта өйрән дип тәрҗемә ителә. Әлеге хэштег буенча 7 миллиард тапкыр кеше күчеп кергән. Ул 15 секундлык видеолар. Димәк, кешеләр 15 секунд эчендә нәрсәне дә булса өйрәнү белән кызыксына. Шуңа да безнең өчен 15 секундлык видеоролик әзерләү бик кызыклы булыр иде. Трендларны исәпкә алып, Татарстанны танытасы килә.

Илдар Аюпов иҗатчылар белән тарихчыларның эшләү процессын аңлатып үтте:
- Беренче видеоны тудырганда без бергә җыелып эшләдек. Хәзер формат башкарак: беренче өлешне, видеоның эчтәлеген институт ясый, без инде шул «умыртка баганасы»н тулыландырабыз, сценарийга нәрсәдер өстибез, нәрсәнедер төшереп калдырабыз. Гадәттә беренчел вариант 20-30 минутлык була. Бу бик күп. Аны кыскартмыйча булмый. Соңыннан визуаль рәтне студиядә ясыйбыз. Эш барышында фотография, консультация кирәк булса, институтка мөрәҗәгать итәбез, алар белән элемтәдә торабыз.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев