Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Казан яшь тамашачылар театры «Нина әбидән әкиятләр» онлайн-проектын башлап җибәрде

    Декабрьдә Казан яшь тамашачылар театры «Нина әбидән әкиятләр» дип исемләнгән уникаль онлайн-проект башлап җибәрде. Атна саен Татарстанның халык артисткасы Нина Калаганова туры эфирда Казан авторларының әсәрләрен укыячак. Чираттагы чыгарылышта Олеся Феоктистованың биш эпизодтан торган «Кечкенә шәһәр әкиятләре» укылачак.

    «Проектның исеме берничә ел элек безнең театр репертуарында уйналган «Нина әби әкиятләре» спектакленә барып тоташа. Анда Нина Ивановна да әкиятче, ә һәр килгән яшь тамашачы әкият героена әйләнә иде», – дип сөйләде Яшь тамашачылар театрының матбугат сәркатибе Валерия Завьялова.

    Беренче сезонда ТР Язучылар берлеге әгъзасы Олеся Феоктистованың «Кечкенә шәһәр әкиятләре» дип аталган әкиятләре китабы укылачак, ә инде гыйнвар урталарында «Нина әби» язучының башка китабына («Тылсымлы Казан») керешәчәк.

    Реклама

    «Әлеге проект Казанның башка язучыларын да җәлеп итәр дип өметләнәбез, – дип өстәде В.Завьялова. – Без тамашачылардан бик күп уңай фикерләр һәм бәяләмәләр алабыз һәм әлеге проектның тәҗрибәлеләр өчен дә, яшь язучылар өчен дә менә дигән иҗади мәйданчык булуын телибез».

    Эфирларны Казан яшь тамашачылар театрының «ВКонтакте» төркемендә һәм «Культура.РФ» сайтына кереп, театр битендәге «Трансляция» бүлегендә карарга мөмкин.

    Чыганак: kzn.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!