Логотип Идель
Яңалыклар

Казан үзәгендә төзекләндерелгән тарихи биналарның кайберләре кәртинкә кебек! Чын мәгънәсендә...

Туксанынчы еллар азагында, ике меңенче башланганда Казанда борынгы биналар төн саен диярлек янганны, иртәгесен алар урынын бульдозерлар килеп тигезләгәнне күпләр хәтерлидер әле.

Туксанынчы еллар азагында, ике меңенче башланганда Казанда борынгы биналар төн саен диярлек янганны, иртәгесен алар урынын бульдозерлар килеп тигезләгәнне күпләр хәтерлидер әле. Искә төшергәч тә тәннәр чемерди! Бигрәк тә агачтан салган, тарихи исемнәр һәм вакыйгалар белән бәйле йортлар күп янды.  Казанның тарихи үзәгендә яңа байлар теләсә кайсы тарихи бина урынында өр-яңадан “үз” биналарын төзеп куюның шушындый “законлы” “технологиясен” булдырды, дигән тәэсир кала иде хәтта. Ләкин бу гамәлләр өчен бездә, ни сәер, берәү дә төрмәгә утырмады. “Гасыр төзекләндерүе”нең берсе, иң шаккатырганы, иң җәнҗаллысы – Татарстан һәм Мәскәү урамы чатындагы элекке “Болгар” кунакханәсе бинасы иде. Аны республиканың иң эре түрәләренең  “сүтелмәячәк” дигән вәгъдәсеннән соң сүттеләр. Казанның меңьеллыгы тантаналары узганны гына көтеп торганнар... Хәер, “Болгар” урынында фасады әз-мәз элеккегесен хәтерләткән серле бина калкып чыкты. Кешенең иң күп йөргән урыны, җәмәгать транспорты тукталышы булуга да карамастан, бинаның ни-нәрсә өчен тәгаенләнгәне, нинди вазыйфа үтәве мәгълүм түгел. Почмактагы ул йорт үзенең затлы шыксызлыгы аркасында кызыксыну да уятмый хәтта. 
Тарихи биналарны кыргыйларча юкка чыгару җәмәгатьчелекнең бик ачуын китерә иде, милләтенә карамастан, зыялылар һәркөн диярлек чаң какты. Эшләр шулай дәвам итсә, башкалабыз тарихи йөзеннән бөтенләй мәхрүм калачак иде! Ниһаять, Казан шәһәренең югала башлаган урыннарына экскурсияләр йөртүче, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Олеся Балтусова проблеманы Татарстан Президентына җиткерә алды. 2011-12 елларда ул Рөстәм Миңнехановка юкка чыгу куркынычы янаган тарихи биналарны күрсәтте. Рәхмәт төшкере, аңлата белеп аңлаткач, республика һәм шәһәр җитәкчелеге мәсьәләнең бигрәк тә Иске Татар бистәсендә гаять җитди икәнлеген, кичегергә ярамаганлыгын таныды. Кайбер тарихи биналар бөтенләй тузган хәлдә, кайберләре төртсәң ишелергә тора. “Искегә тисәң, исең китәр” мәкале – нәкъ шушы вәзгыять хакында. Рөстәм Нургали улы “нишләргә?” дип аптырап тормады, тотты да Олеся Балтусованы үзенең ярдәмчесе итеп алды: ягъни син, мәсәлән, үзең эшләп күрсәт! Инде дистә елга якын узганнан соң бу адымның бик дөрес һәм вакытлы булуын барыбыз да күрдек. Казанның тарихи биналары төзекләндерелә, хәтта 80-90-100 процентка тузганнары да (фоторәсемнәрдә бу бик ачык күренә)  яңадан кайтарыла башлады.


Кайчандыр урыны-урыны белән хәрабәләрне хәтерләткән Иске Татар бистәсе, аеруча Каюм Насыйри урамы, бүген инде төзеклеге һәм үзенчәлекле  милли йөзе белән җирле халыкның күзен иркәли, туристларны сокландыра. Бу йортларның “тере” булуын, кешеләргә хезмәт итүен күреп, күңел сөенә. Борынгы агач биналарны “тернәкләндерү” проектлары тиз дә, уңышлы килеп чыкты шикелле. Реставрацияләнгән агач биналарның һәммәсенең хәзерге вакытта функционалы, ягъни файда китерүе ничектер – әйтүе кыен, әмма тыштан алар бик әйбәт күренә. Баксаң, моның “сере” дә булган икән. Аларны төзекләндерергә Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына кушылган. Нәтиҗәдә, урман хуҗалыгы министрлыгы проектлау-архитектура оешмаларына Казан шәһәре тарихи үзәгендә агачтан төзү сәнгатенә караган мәдәни мирас объектларын торгызу  фәнни-проектларын эшләргә заказ бирә, республиканың төрле урман хуҗалыкларына конкрет биналарны билгели. Проектлау эшләре дә тоткарлыксыз башкарыла. Проектларда һәр мәдәни мирас объектының тарихы турында архив материаллары китерелгән, аның архитектура үзенчәлекләренә һәм кыйммәтенә, ни дәрәҗәдә тузганлыгыгына, торгызуның никадәр катлаулы булуына эксперт бәясе бирелә, үткәреләчәк эшләрнең күләме һ.б. нигезләнә.
Торгызылган тарихи биналар яныннан сокланып узганда, бүген аларның күркәм кыяфәттә булуы өчен кемнәргә рәхмәт әйтергә кирәклеген белсәк, комачауламас:

Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Каюм Насыйри урамы, 10 йорт. Реставрацияләү эшләрен башкаручы: "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ Кызыл Йолдыз филиалы;
Апанай мәчетенә янәшә урнашкан йорт, Каюм Насыйри урамы, 31 йорт. Торгызу эшләрен башкаручы: "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ;


Иван Алафузов йорты, Гладилов урамы, 46 йорт. Реставрация эшләрен башкаручы: "Арчалес" ДБУ;
Исәнбаевлар йорты, Каюм Насыйри урамы, 33 йорт. Реставрацияләү эшләрен башкаручы: "Ислейтарлес" ДБУ;
Бертуган Кәримовларның типография бинасы, Париж Коммунасы урамы, 18 йорт. Реставрация эшләрен башкаручы: "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ;
Изге Удалов яшәгән йорт, Тихомирнов урамы, 31 йорт. Реставрацияләү эшләрен башкаручы: "Лаешлес" ДБУ;
1902-1933 елларда татар драматургы Г.Камал яшәгән йорт, Нариманов урамы, 48 йорт. Реставрацияләү эшләрен башкаручы: "Нурлатлес" ДБУ.
Проектлау, төзекләндерү эшләренең мисалы итеп бу язмада Алафузов йорты (Гладилов урамы, 46) һәм  Галиәсгар Камал яшәгән йорт  (Нариманов урамы, 48) биналарын китерәбез.  Чагыштырып карар өчен борынгы бинаның элек замандагы һәм торгызылганнан соң төшерелгән фотосурәтләрен дә тәкъдим итәбез.

Фото 1. Фәнни-проект документациясендә Алафузов йортының беренчел күренеше.
      

     
Фото 2. Алафузов йортының төзекләндерүгә кадәр күренеше, 2012 ел.
      
     
Фото 3. Бинаның архитекторлар башкарган эскизы.ото 4. Алафузов йортын “нульдән башлап” яңадан салу  күренеше, 2012 елның ноябре. Бу фотоны игътибар белән карагыз!
      

Фото 5. Фәнни-проект документациясендә Галиәсгар Камал яшәгән йортның 1976 елдагы күренеше.
 

Фото 6. Бинаның төзекләндерүгә кадәрге күренеше.
     
      
Фото 7. Г. Камал яшәгән йорт төзекләндерүдән соң, 2012 елның декабре
     
      
Әлеге фотоиллюстрацияләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан, төзекләндерелгән тарихи-мәдәни объектларның фәнни- проект документациясеннән алынды. Монда артык сүзләр кирәк тә түгел, барысы да фотоларда тарих өчен теркәлгән. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар! Төзекләндерелгән тарихи биналар бүген кемнәргә, нинди максатларда хезмәт итә, нинди файда китерә икән? Кызганыч, бу сорауга тәгаен генә җавап бирү мөмкин түгел. Бөтен нәрсәдән хәбәрдар онлайн эзләү системалары һәм хәтта 2gis та биналарның кайберләре “ташландык”, “хуҗасы билгесез” кебегрәк мәгълүмат чыгара. Шәһәр үзәгендә – ташландык биналар?! Димәк... аларны төзекләндерү – шәһәргә яисә кайсыдыр милекчеләргә файда китерсен өчен түгел? Алайса, бу төзекләндерүләр – күз буяу гына булып чыга түгелме соң? Ягъни мәсәлән, мәдәни мирас объекты элекке урынында торамы? Тора. Халык аның беркая китмәгәнлеген, сипләнгәнлеген үз күзе белән күрәме? Күрә! Шулай кәртинкә кебек тора бирсеннәр, ашарга сорамыйлар ич... 4нче фотоны (аңа игътибар итегез, дигән идек) яхшылабрак карасагыз, сез дә шундыйрак нәтиҗә ясарсыз, мөгаен. Күрүебезчә, тулысынча яңадан торгызылган Алафузов йорты, тарихи аналогыннан аермалы буларак, бүрәнәдән түгел – нәп-нәзек брустан. Карап торышка фотода, әйтерсең, киләсе буыннар өчен сакланырга тиешле тарихи-мәдәни мирас урынына – ниндидер “вакытлыча йорт”.  Ни музей ачарлык түгел андый биналарда, ни сүтәрлек, дигәндәй... Ә бәлки, бу ялгыш фикердер? Бәлки, төзелеш-реконструкция өлкәсендәге заманча технологияләрнең мөмкинлекләрен аңларлык дәрәҗәдә үсмәгәндер әле безнең акыл? Бу мәсьәләдә кем ничек уйлый? Беләсе иде...

 

Рузия Сафиуллина


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев