ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан үзәгендә йорт подвалында хатын-кыз мәете тапканнар
Казанның Кремлевская урамындагы ташландык йорт подвалында хатын-кыз гәүдәсе табылган, дип хәбәр итә Татар-информ агентлыгы.
“5 июнь иртәсендә Казанның Кремлевская урамындагы ташландык йорт подвалында 30-45 яшьләр чамасындагы, билгесез хатын-кыз мәете табылды. Мәеттә көчләп үтерү билгеләре табылмады. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара”, - диде Андрей Шептицкий.
Тикшерү версиясе буенча, билгеле яшәү урыны булмаган хатын-кыз якынча бер ай элек үлгән. Баштарак хатын-кызның югалуы турында аның танышы хәбәр иткән булган.
Үлем сәбәбен ачыклау өчен җәсәдне экспертизага җибәргәннәр. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз