-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда абитуриентлар медицина көллиятенә гариза бирү өчен ишек төбендә кунарга мәҗбүр
Казанда абитуриентлар медицина көллиятенә укырга керергә гариза бирү өчен иртәдән кичкә кадәр чират тора. Аннан соң да әле кире борылып кайтып китергә мәҗбүр була. Абитуриентлар ата-аналары белән бергә уку йорты ишек төбендә сүзгә килгән һәм сугышкан видеолар соңгы бер-ике көндә социаль челтәрләрдә пәйда булды.
"Казан медицина көллияте янында көн саен шундый эшләр. Беркем дә керә алмый. Кешеләр төннән чират алалар. Бу бит нормаль хәл түгел! Исемлекләр-чиратлар оештырылды. Яңа көн-яңа исемлек. Кичә өлгермәгән кеше иртәгә кертелми”, - дип яза ролик авторы.
Көн саен кеше чират торып яңа исемлек төзи. Бу исемлектә көненә ике йөзгә якын кеше торырга мөмкин, ләкин бинага 5-10 кешене генә кертәләр. Чөнки уку йорты җитәкчелеге тар коридорлар аркасында һава җитми кешеләр аңларын юарга мөмкин дип курка. Моннан тыш, көллият администрациясендә исемлекләрне абитуриентлар үзешчәнлеге дип атыйлар, ә ажиотаж - медицина урта уку йортларында бюджет урыннарын кыскарту белән бәйле. Регионнардан килгән чыгарылыш сыйныф укучылары Казанга бюджетка керү өчен киләләр.
Ибәтуллина Илүзә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз