Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Казанда Альбина Шаһиморатова исемендәге опера студиясе ачыла

    Башкалада «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Альбина Шаһиморатованың опера студиясе эшли башлаячак.

    Исегезгә төшерәбез: «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә масштаблы төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Мария театры һәм М.Җәлил исемендәге Татар театры солисты Альбина Шаһиморатова биредә талантлы яшьләр белемнәрен чарлаячагын шәхсән үзе дә раслады: «Консерватория яки башка югары музыка уку йорты тәмамлаган җырчылар өчен ике еллык белем арттыру мәктәбе һәм аспирант, дүртенче-бишенче курс студентлары өчен дә курслар оештырылачак. Бу студиянең максаты: талантлы яшьләргә ярдәм итү».

    Мәгълүм булганча, 2019 елда Казанда Альбина Шаһиморатова тырышлыгы белән Глинка исемендәге халыкара воколистлар конкурсы узды. Бәйгедә Татарстаннан бик күп җырчылар үзләренең вокаль мөмкинлекләрен күрсәтә алды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете