-
«Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.
-
Россия Банкы төп ставканы 11 процентка кадәр төшерде Бүген янә Россия Банкы Директорлар советының чираттан тыш утырышы узды. Анда төп ставканы киметү турында карар чыгардылар.
-
Корбан бәйрәме көннәрендә 17 меңгә якын корбанлык терлек чалыначак Пандемия чорында халык алҗыды. Рамазан аенда бик активлашып китте. Кешеләрнең тормыш кыйммәтләре яхшы якка үзгәрә
-
"Туфан самавыры"нда кунакта - Фәнис Мөсәгыйтов Традиция буенча бүген туры эфирда "Туфан самавыры" тапшыруы үтте.
-
"Көй - Мелодия" тапшыруында татар гөсләсе турында сөйлибез "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй - Мелодия" тапшыруның унтугызынчы чыгарылышы чыкты
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Казанда «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләренең пьесалары укылачак
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры 13февраль көнне Г. Кариев театрының кече залында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләренең пьесаларын уку оештырылачак, бу хакта «Идел» журналына театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Анда актерлар белән бергә Казанның танылган медиа шәхесләре дә катнашачак.
Пьесалар исемлеге:
1. «Миңа дус кирәк» / «Мне нужен друг». Автор: Галимҗан Гыйльманов (Казан). Режиссер: Резеда Гарипова.
2.«Дикий джунгулс». Авторлар: Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Ырынбур). Режиссер: Булат Минкин.
3.«Девочка с головой волка». Автор: Алексей Житковский (Нижневартовск). Режиссер: Эльдар Гатауллин.
4.«З.А.Б.Р.О.Ш.К.А.». Автор: Анна Донатова (Краснодар өлкәсе). Режиссерлар: Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров.
Белешмә өчен мәгълүмат: «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы быел беренче тапкыр үткәрелде. Төп максаты: заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету.
Конкурста рус, татар телләрендә язучы 174 автор катнашты. Алар элек бастырылмаган 217 пьеса тәкъдим итте. Катнашучыларның географиясе: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Новосибирск, Донецк, Самара, Уфа, Белоруссия, Финляндия, Германия, Румыния.
Жюри төркемендә: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Кариев исемендәге Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов; әдәбият белгече, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов; театр тәнкыйтьчесе, журналист Оксана Кушляева (Санкт-Петербург); кино һәм театр драматургы Юлия Тупикина (Мәскәү); театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы Гөлшат Фәттахова; әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова. Лауреатларның пьесаларын театр сайтында укырга мөмкин, шулай ук алар җыентык буларак та дөнья күрәчәк, - ди проект авторлары. «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан үткәрелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз