-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Казанда Ай үлгән...
Казан зоопаркында Луна исемле юлбарыс баласы үлгән. Бу хәл ноябрь аенда ук булса да, мәгълүматны интернетка чыгармаганнар. Моңсу яңалыкны Татарстанның Югары суды бүген Яр Чаллыда тотылган җинаятьчеләргә мәхкәмә вакытында хәбәр итте, моның турында tnv.ru яза. Юлбарыс баласын 2019 елның 6 февралендә узган тентү вакытында тапканнар иде. Җинаятьчеләрне наркотиклар сату эше буенча хөкем иттеләр.
Табылганда юлбарыс баласы бик авыр хәлдә булган. Аны башта Яр Чаллы зоопаркында тотканнар, аннан Казан зоопаркына күчергәннәр. Казан зоопаркы ветеринарлары Лунага глаукома һәм катаракта дигән диагнозлар куйган. Җитмәсә, юлбарыс баласы тиешеннән бик күпкә ябыграк һәм җиңелрәк булган. Мәскәүдән чакыртылган ветеринарлар аңа операция ясаган. Ләкин хайванның гомерен саклап кала алмаганнар.
Фото: kazanfirst.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз