Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда балалар башкорт телен өйрәнәчәк

Хәзерге вакытта мәктәпкә укучылар җыялар. 1 сентябрьдән, балалар җитәрлек күләмдә җыелса, дәресләр мәктәп программасы буенча алып барылачак.

Башкорт теле дәресләре Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) якшәмбе көнне мәктәп форматында узачак. Хәзерге вакытта мәктәпкә укучылар җыялар.

Казанның "Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә февраль аеннан май аена кадәр 1-5 сыйныфларда башкорт балаларын укыта башлаячаклар. Татарстан Республикасы башкортлар корылтае рәисе Гали Хәсәнов әйтүенчә, башкорт теле укытучысы Вәзифә Зарипова бу эшкә бик теләп алынган. Ул үзе Самарадан, Казанда 10 елга якын яши. Шулай ук башкорт балаларын табуда Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәм итәргә вәгъдә биргән.

Гали Хәсәнов сүзләренчә, дәресләр һәм түгәрәкләр әлегә планлаштырыла гына. 1 сентябрьдән, балалар җитәрлек күләмдә җыелса, дәресләр мәктәп программасы буенча алып барылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан, башкорт теле, мәктәп бакшорт теле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев