-
Татарстанның иң яхшы югары уку йортлары билгеле Казан Федераль (Идел буе) университеты, абитуриентлар һәм ата-аналар исәпләвенчә, Татарстанның иң яхшы югары уку йорты.
-
Татарстанда эссе һава торышы сакланачак 6-7 августта Татарстанда явым-төшеп ихтималы аз.
-
Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак 9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.
-
Казанда тәүге тапкыр Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак Беренче тапкыр ул 2017 елда Сочи шәһәрендә узган иде.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда беренче тапкыр Ататөрек, яшьләр һәм спорт истәлегенә багышланган бәйрәм узды.
“Ататөрек, яшьләр һәм спортны искә алу көне” – Төркиядә рәсми рәвештә үткәрелә торган бәйрәм. Ул моннан йөз элек, 1919 елның 19 маенда Самсун шәһәрендә Мостафа Кәмал Ататөрекнең төрек яшьләре алдында чыгыш ясавы хөрмәтенә билгеләнә. Тарихи чыгышында төрек лидеры яшьләрне оккупация гаскәрләренә каршы тупланырга, империалистик дошманнан ватанны сакларга чакырган. Шул сәбәптән, Төркиядә әлеге бәйрәмне зурлап, парадлар, төрле спорт ярышлары һәм шәһәр урамнарын милли флаглар белән бизәп уздыру традициясе яши.
Әлеге бәйрәм, табигый, Татарстан өчен дә чит түгел: республикада саллы гына төрек диаспорасы бар, Төркия Республикасы Генераль консуллыгы эшли. Казан төзелешләрендә әле һаман да төрек төзүчеләре күпләп хезмәт куя. Бизнесның башка өлкәләрендә төрек кардәшләр актив.
Генераль консул Әхмәт Садыйк Доганның бәйрәмне ачып җибәрүе бик табигый иде. Ул милли бәйрәмнәре белән ватандашларын котлады, оештыручыларга рәхмәт әйтте. Казанда укый торган 115 дәүләттән чит ил студентлары арасында җитмешләп кеше – Төркия вәкиле. Бу бик күп түгел, ләкин алар үз оешмаларын да булдырган, гөрләтеп бәйрәмнәрен дә уздыралар. Киләчәктә төрек студентлары саны артыр, дигән теләк белдерде Татарстан халыклары ассоциациясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Кадыйров.
“Анадолу” төрек милли-мәдәни мохтарияте, Юныс Әмрә институты һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы ярдәмендә оештырылган концерт программасында төрек, татар, кырым татарлары инструменталь, вокаль һәм бию номерлары булды. Башта, билгеле инде, гимн яңгырады. Төркия гимнын уйнаганда төрек яшьләре бердәм рәвештә кушылып җырлады. Аннары Русия һәм Татарстан гимны да яңгырады, тик... кушылучылар булмады. Оятка каршы, Русиянең яңа гимны сүзләрен дә, Татарстанныкын да белмибез икән бит... Ватанпәрвәрлеккә күпләребезгә төрек яшьләреннән өйрәнәсе бар әле. Бәйрәм кичәсендә шулай ук төрек инструменталь ансамбле дә катнашты. Җылы һәм мәгънәле концерт тулаем диярлек яшь “артистлар” чыгышыннан төзелгән иде.
Җыр дисеңме, шигырьме – төрекләр белән беррәттән, безнең егет-кызлар да төрекчә сиптерә генә икән Казанда! Соңыннан төрек яшьләре, ифтар вакыты җитүен истә тотыптыр, төрек тәм-томнарыннан торган күчтәнәчләр өләште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз