-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда беренче татарча ситком төшерелә
1 июльдән Казанда беренче татарча ситком төшерелә башлый. Ул «Рәхәт яшибез» дип атала. Яңа проект турындагы мәгълүматны проектның директоры, башкарма продюсеры Леонард Дәүләтшин бирде. Ситкомның идея авторы – Мансур Гыйләҗев. Сценарийлар креатив төркем тарафыннан алдан төзелгән план буенча язылган. Сценарий авторлары арасында Аманулла, Рәмис Нәҗмиев, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Илһам Гомәров һәм журналист Рәмис Латыйпов бар.
“Ситком серияләрен февраль-март аенда яза башладык. Күп татар язучылар язып карадылар, ләкин алар ситком форматына керә алмадылар. Ситком – ул ситуация комедиясе һәм аның үз телевизион форматы бар. Сюжет вертикальгә корылган, ягъни, һәр серия – дәвамсыз вакыйга, бары тик геройлар гына шул ук. Без ситком форматын тоемлый торган креатив төркем тупладык”, - ди проектның редакторы Айсылу Хафизова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз