-
Казанда яңа зур KazanMall сәүдә үзәге төзелә (фото) Павлюхин урамында гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.
-
Илсөя Бәдретдинова Исламия Мәхмутова рухына багышлап җыр җырлаган онцертта, 3 декабрьдә бакыйлыкка күчкән халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алдылар.
-
Авыру бала атна буе әнисе мәете янында яшәгән Удмуртиянең бер шәһәрендә, фатирда ике кеше мәете табылган. ДЦП һәм эпилепсиядән интегүче 13 яшьлек улы үлгән әнисе белән бер атна яшәгәнән соң, үзе дә һәлак булган. Ярдәм артык соң килеп җиткән.
-
Ришат Фазлыйәхмәтов инстаграмына эротик фото куйган Гөлназ Асаеваның инсаграм битендә оятсыз фото белән уртаклашуы турында язган идек. Гөлназ бу күренешне трендка әйләндергән ахрысы. Җырчы Ришат Фазлыйхмәтов та үз сәхифәсендә бик "ачык" фото урнаштырган
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
Казанда бушлай велосипед прокаты барлыкка киләчәк, ләкин һәркем өчен түгел
31-нче майда Казан паркларында балалар церебраль паралич (ДЦП) диагнозы куелган балалар өчен велосипедлар барлыкка киләчәк. Транспорттан тулысынча бушлай файдаланырга мөмкин булачак.
Махсус велосипедлар «Сосновая роща» (Ямашев пр., 1, тел. 8 (843) 297-72-73), Җиңү (Ямашев пр., 42а, тел. 8 (937) 624-09-69), Урицкий (Академик Королев ур., 47, тел. 8 (904) 762-66-95) паркларында, Горки-Әмәт урманында (Җиңү пр., 69, тел. 8 (904) 762-66-95), «Крылья Советов» паркында (Копылов ур., 2а, тел. 8 (937) 624-09-69), Кремль яр буенда (Федосеев ур., 1, Тел. 8 (843) 250-82-77) барлыкка киләчәк.
Проект «Игелекле Казан» шәһәр проекты кысаларында «Альпари» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Оештыручылар шулай ук 31-нче май көнне Горки-Әмәт урманында үзенчәлекле балалар өчен «Бәхет белән куышу» дигән дүртенче велоузыш узачагын да искәртә. Стартка балалар 10.00 сәгатьтә чыгачак.
Акция кысаларында балаларга бушлай файдалануга махсус велосипедлар биреләчәк. Акция гамәлгә кергәннән бирле 84 берәмлек техникадан инде кулланганнар.