Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Бәйрәм үтте, ә чыршыны кая куярга?

    Казанда Яңа елда бәйрәм күрке булган чыршыларны кабул итү пунктлары ачылды. Әлеге пунктлар 31 гыйнварга кадәр эшләячәк. Чыршыларны шәһәр халкы махсус контейнерларда калдыра ала. Барлык җыелган агачлар да фермер хуҗалыкларына озатылачак, анда аларны терлекләр һәм кошлар өчен җылы түшәк сыйфатында файдаланачаклар.

    Кабул итү пунктлары тәүлек буе түбәндәге адреслар буенча эшли: Гадел Кутуй урамы, 160 (Идел буе экологик компаниясе офисы янындагы контейнер) һәм Җиңү Проспекты, 141 (сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер).

    Чыршыны тапшырыр алдыннан бизәкләрдән һәм уенчыклардан чистартырга кирәк. Агачлар физик затлардан гына кабул ителә.

    2019 елда 4 тоннадан артык тере чыршы җыелган, алар кәҗәләр өчен азык буларак кулланылган.

    kzn.ru

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер