-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Казанда дуңгыз гриппы белән 56 кеше авырган
Татарстанда 126 кешенең грипп белән авыруы теркәлгән. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, 18 ноябрьдән 17 гыйнварга кадәр грипп һәм ОРВИ билгеләре белән 1 614 кешегә, шул исәптән 246 олы кеше һәм 1 368 бала хастаханәгә салынган. Аларның 90% ы авыру уртача авырлыктан уза. Аның сүзләренә караганда, авырулар арасында гриппка каршы прививкалар юк, дип хәбәр итә Башкарма комитетның матбугат хезмәте.
Министр урынбасары авыруның көчәйгән вакытында казанлыларга профилактика чаралары кулланырга, шәхси гигиенаны үтәргә һәм мөмкинлек булганда кешеләр күп җыела торган урыннарга бармаска киңәш итә.
Чыганак: tatcenter.ru
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз