-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Казанда гаилә көнен ничек билгеләп үтәчәкләр?
Россиядә 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне итеп билгеләнеп үтә. Шушы уңайдан, Башкалабызда, әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үтергә телиләр. Бәйрәм традицион рәвештә җырлардан һәм биюләрдән генә тормыячак, үзенчәлекле итеп, конкурслар белән үрелеп барылачак.
Әлеге бәйрәмне, алдан, 6 июльдән үк билгеләп үтергә уйлыйлар. Мәсәлән, «Интеллектуаль гаилә» номинациясе бәйгесе А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә 6 июль көнне 18.00 сәгатьтә башлана. Аннан 7 июльдә 11.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сарае янындагы «Сосновая роща» паркында «Спорт гаиләсе» наминациясе җиңүчеләре ачыкланачак. Соңыннан, иң мөһим конкурсларның берсе, 8 июль көнне А.С.Пушкин исемендәге рус мәдәнияте һәм теле үзәгендә «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсы уза. Мәдәни чара 16.00 сәгатьтә башлана.
Программада балалар өчен кул эшләре осталык дәресләре, аквагрим, төрле уеннар каралган. Фойеда хәйрия ярминкәсе оештырыла. Сәхнәдә «Казан-бәхетле гаиләләр шәһәре» конкурсында катнашучылар чыгыш ясый. Әлеге чараларга барлык теләгән кеше килеп, катнашып, җиңеп, яхшы кәеф белән әлеге матур бәйрәмне үткәрә ала.
Әлеге конкурсларның төп максаты – гаилә кыйммәтләрен таныту, яшьләргә гаилә һәм никахка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, ата-ана җаваплылыгын күтәрү, гаилә булып яшәүнең җәмгыяви әһәмиятен күрсәтү.
Без гаилә кыйммәтләре ныклы нигезле илдә яшибез, мондый конкурслар оештыру һәм аларда катнашу бик мөһим. Шуңа күрә, әйдәгез, әлеге күркәм бәйрәмне бергәләп билгеләп үтик!
Илүзә Ибәтуллина
Фото: Пиксбей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз