Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда исерек шофер юл-транспорт һәлакәте оештырган

Авария Дементьев урамында 1В номерлы йорт каршында килеп чыга.

Казанның Авиатөзелеш районында өч автомобиль катнашында һәлакәт булды. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр итә.


Авария Дементьев урамында 1В номерлы йорт каршында килеп чыга. Мәгълүматларга караганда, 30 яшьлек Volkswagen Polo исерек шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламыйча, Ford Fiestaга бәрелә һәм шуның нәтиҗәсенәдә өченче машинага - Volkswagen Passatка зыян килә.

Polo машина йөртүчесе тән җәрәхәте ала, ә Ford Fiesta һәм Volkswagen Passat машина йөртүчесе һәм пассажирының баш мие селкенә. Моннан тыш, 26 яшьлек Ford Fiesta пассажиры җитди җәрәхәтләр ала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан, һәлакәт, алкоголь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев