Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар?

    Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында кар җыю буенча гаризаларны социаль челтәрләр аша кабул итәләр. Бүгенгә Telegram чат-ботына шәһәр халкыннан 50 гариза кергән. Бу хакта kzn.ru хәбәр итә. 

    Реклама

    Киләчәктә электрон сервисны җәмәгать кабул итү бүлмәсе буларак кулланырга, аның ярдәмендә районнардагы башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә ниятлиләр.

    Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин. Ишегалларда кар җыештыру өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Әгәр йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә, шәһәр халкы идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» сервисы сайтында гариза калдыра ала, шулай ук +7(843)236-41-23 һәм 063 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы