Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
      18
      0
      0
    • СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
      25
      0
      0
    • «ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
      61
      0
      0
    • ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
      428
      0
      0

    КАЗАНДА КАЗАКЪ ШАГЫЙРЕ АБАЙНЫҢ 175 ЕЛЛЫГЫ ЗУРЛАП ҮТКӘРЕЛӘ

    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2020 елның 14 декабрендә «Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция үткәрелә. Конференция күренекле казакъ шагыйре, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуга багышлана.

    ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ мәгълүматына караганда, әлеге чараның төп оештыручылары – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы, Л. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Нур-Солтан, Казакъстан).

    Реклама

    Конференциядә  төрки халыклар мәдәниятендә һәм әдәбиятларында мәгърифәтчелек парадигмалары һәм тенденцияләре: төрки телле милли әдәбиятларны үстерүдә җәдитчелекнең роле; төрки халыкларда мәгърифәтчелек идеяләрен таратуда кулъязма һәм басма китапның әһәмияте; төрки халыкларда мәгърифәтчелекне үстерүдә Казан университеты һәм татар мәдрәсәләренең роле; төрки әдәби багланышлары контекстында Абай иҗаты; төрки телле әдәби тәрҗемәләрдә Абай һ.б. фәнни мәсьәләләр тикшереләчәк.

    Конференциядә катнашу өчен 60 артык фәнни доклад кабул ителгән. Конференция эшендә Татарстан Республикасы һәм Казакъстан Республикасы дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалары, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, вакытлы матбугат басмалары вәкилләре катнашуы көтелә, диелә матбугат релизында.

    Абай (Ибраһим Кунанбаев) 1845 елда Җидепулат (Семипалатинск) каласында (хәзер Казахстанның Семей шәһәре) туган. Шәһәрдәге күпсанлы татар мәдрәсәләренең берсендә белем алган. Абай Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Х.Фәезханов һ.б. татар галимнәренең китапларын укыган, гомумән, татар әдәбияты белән таныш булган. Шулай ук  татар зыялылары да казакъ шагыйренең иҗатыннан хәбәрдар булган. Абай китаплары татар теленә дә тәрҗемә ителгән. Казакъ акынының әсәрләре соңгы мәртәбә татар телендә 1981 елда басылган: китапка Нури Арслан, Әхмәт Исхак,  Марс Шабаев, Мәхмүд Хөсәен тәрҗемәләре кергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ