Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Казанда килеп чыккан янгыннан ике хатын-кызны коткарып кала алмаганнар

    24 гыйнвар иртәсендә Казанның Мәскәү районында Ленская урамы, 2 адресында урнашкан фатирда янгын чыкты.

    Коткаручылар фатирдан ике хатын-кызны чыгарганнар, әмма аларны коткарып кала алмаганнар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Реклама

    «Химиклар» мәдәният йорты янында күп катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр 7:51 сәгатьтә килгән. 8:10 сәгатьтә икенче катта әйберләр янган. Ут тулысынча сүндерелгән. Ләкин янгынның ни сәбәпле килеп чыгуы әлегә билгесез. Фатирдан чыгарылган ике хатын-кыз 8:32 сәгатьтә реанимацион гамәлләр үткәргәннән соң вафат булганнар.

    Чыганак: inkazan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете