Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда - көрәш буенча дөнья чемпионаты, Уфада - зур турнир

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казанда билбаулы һәм татарча көрәш буенча дөнья чемпионатлары уздыру планлаштырыла.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Казанда билбаулы һәм татарча көрәш буенча дөнья чемпионатлары уздыру планлаштырыла. Ә Башкортстанга 100 ел инде быел ук тулачак, татар көрәшчеләре анда аерым команда белән чыгыш ясаячак.

Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышында республика спорт министрының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, юбилей чаралары кысаларында комплекслы программа булдырылган һәм анда татарча көрәшкә дә аерым урын бара. Әйтик, көрәш спартакиада программасына кертелгән. Көрәш белән билбаулы көрәш буенча Казанда дөнья чемпионатлары узар дип планлаштырыла.

Быел Башкортстан АССР оешуга да 100 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Уфада апрель аенда көрәш буенча зур турнир оештырылачак. Бу турыда Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте. Уфага безнең республика көрәш командасы да барырга җыена. Моның өчен көрәшчеләр арасыннан һәр үлчәүдә беренче-икенче номерлар сайлап алыначак, алар җыеннар узачак һәм үзара көч сынашып караганнан соң Уфага барачак состав ачыкланачак.

ФОТО: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш Татарстан спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев