Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда "Марсель Сәлимҗанов театры" дип аталган күргәзмә узачак

1 ноябрьдә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда  «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачылачак

1 ноябрьдә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда күренекле режиссер, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын битлек» иясе Марсель Сәлимҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган  «Марсель Сәлимҗанов театры» дигән күргәзмә ачылачак

Күргәзмәгә килүчеләр Сәлимҗановлар гаиләсендә сакланган уникаль материаллар: декорация эскизлары, фотолар, документлар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар, шулай ук режиссер тормышы һәм иҗатының иң якты мизгелләрен чагылдырган мемориаль әйберләр белән таныша алачак.

Марсель Сәлимҗанов театрга 1966 елда җитәкчелек итә башлый – ул чагында тамашачыны югалту куркынычы зур була, репертуарны нигездә көнкүреш спектакльләре тәшкил итә. Яшь режиссер үз эшен репертуарны һәм сценографияне яңартудан башлый. Ул килү белән сәнгати тәэсир итү чаралары байый, сәхнә культурасы үсеш кичерә.

Күргәзмә 24 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылышы көндезге өчкә билгеләнгән.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев