-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Казанда метробуслар йөри башлаячак
Метробус маршруты буенча автобуслар "Казан-1" тимер юл вокзалыннан Дәрвишләр бистәсенә кадәр, Гаврилов урамы, "Салават Күпере" торак комплексы һәм Урман шәһәрчегенә кадәр тест уздылар.
Казан транспорт комитеты Татарстан башкаласында метробусларны эшләтеп җибәрү концепциясен эшләүчеләр делегациясе белән киңәшмә үткәрде. Анда комитет башлыгы Айдар Габделхаков, Казан районнары администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе, шулай ук "ОПП" МКУ, "АСУДД" МКУ, "ПАТП-2" МУП һәм ПАТП-4 вәкилләре катнашты. Концепцияне эшләүгә килешү "Россия юллар фәнни-тикшеренү институты" Мәскәү Федераль автоном учреждениесе белән төзелгән. Фәнни-тикшеренү эше 2020 елның августында төгәлләнер дип планлаштырыла.
Метробус маршруты буенча автобуслар "Казан-1" тимер юл вокзалыннан Дәрвишләр бистәсенә кадәр, Гаврилов урамы, "Салават Күпере" торак комплексы һәм Урман шәһәрчегенә кадәр тест уздылар. МАЗ-215 автобуслары барлыгы 167 кешене сыйдыра ала. Казанда метробуслар 2023 елда барлыкка килер дип планлаштырыла.
Фоточыганак: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз