Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла

Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.

16 нчы августта 14:00 сәгатьтә ТР Милли музеенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында легендар очучы-фронтовикка Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә 65 ел тулу уңаеннан Михаил Девятаев турында «Батырлыкка тиң тормыш» дигән күргәзмә ачыла.

Экспонатлар арасында Михаил Девятаевның шәхси әйберләре урын алган. Шулай ук килүчеләр «Хейнкель» макетын да күрә алачак. Бу самолетта 1945 елның 8 нче февралендә 10 совет хәрби әсире Узедом утравыннан качалар.

Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев