Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда милли кием популярлаша

Конференция кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячак, шулай ук кул эше эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырачак.

Казанда 12 февральдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «Милли киемле ханым» дип исемләнгән хатын-кызлар конференциясе узачак. Бу хакта Татарстан диния нәзарәте хәбәр итә. Чара Татарстанда игълан ителгән Туган тел елы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана.

Конференция кысаларында делегатлар татар халкының мәдәни кыйммәтләрен торгызу, хәзерге заман шартларында татар милли киемнәрен популярлаштыру турында докладлар һәм презентацияләр белән чыгыш ясаячак, шулай ук кул эше эшләнмәләренең виртуаль модельләре белән таныштырачак. Программаның икенче өлешендә Татарстан дизайнерлары абыстайлар, хатын-кызлар һәм кызлар өчен хәзерге татар милли мөселман костюмы моделен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, программада татар милли костюмы темасына стилистлардан мастер-класслар көтелә.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана, дип яза Татарстан Диния нәзарәте сайты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: ТАСС конференция ТАССР, 100 лет, акция, проект ТР Диния нәзарәте милли кием

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев