-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Казанда мәктәп чыгарылыш кичәсе кайчан булачак?
26 июньдә Казанның «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләренең 5766 чыгарылыш укучысы бәйрәм кунагы булачак.
Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башлана. Мәктәп укучылары концертта күңел ача алача.
«Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, «Песни» телевизион тамашасының икенче сезоны җиңүчесе рэп башкаручы Slava Slame, «Волга-Волга» вокаль-инструменталь төркеме, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова чыгыш ясаячак.
Бу кичәдә мәктәпне тәмамлаучылар җыелма хор белән бергә Sforzando оркестры һәм A-class рок-төркеме аккомпанементы астында караоке режимында «Балачак кая китә» композициясен башкарачак. Кичәнең кульминациясе традицион мәктәп вальсы булачак. Аны 600 тугызынчы сыйныф укучысының җыелма хоры астында 150 бию пары башкарачак, ә аннары күккә азатлык һәм яңа тормыш этабына керү символы буларак йөз күгәрчен очырачаклар.
Кичәдә шулай ук иң яхшы укучыларны бүләкләү булачак, алар арасында бөтенроссия һәм халыкара профильле олимпиадаларда күпсанлы җиңүчеләр дә бар. «Казан инде алтынчы ел рәттән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча шәһәрләр рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, өченче урында бара», - дип билгеләп үткән Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе А.Фәизов дип яза КЗН порталы.
Бәйрәм 21.30 сәгатьтә матур салют белән тәмамланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз