-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казанда Петербург рәссамнарының эшләре тәкъдим ителәчәк
Е.А.Боратынский музеенда «Куен дәфтәре» күргәзмәсе ачыла. Анда Петербург рәссамнары Николай Данилевский һәм Наталья Ходячеваның рәсемнәре һәм графикасы тәкъдим ителәчәк.
Бу осталарның эше сәнгатьнең заманча агымнары белән кызыксынучы кунакларны кызыксындырачак. Н.Данилевский һәм Н.Ходячеваның әсәрләрен Россия, Германия, Ирландия, Франция, АКШ, Италия, Бельгия, Канада, Бөекбритания һәм Испаниянең музейларында һәм шәхси коллекцияләрендә табарга мөмкин.
Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр Петербург рәссамнарының һәм аларның гаиләләренең шәхси әйберләрен күрә алачак. Экспозициягә китаплар, открыткалар һәм авторларның биографиясе белән таныштыручы аклы-каралы фотосурәтләр кертелгән.
«Куен дәфтәре» күргәзмәсе 29 нчы ноябрьдә 17:00 сәгатьтә ачыла. Бу көнне аны бушлай карарга мөмкин, алдагы көннәрдә керү билетлар буенча башкарылачак, шулай ук «Пушкин картасы» буенча кереп булачак. Күргәзмә 2 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз