Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда республикакүләм «Кино+Театр» акциясе башлана

6 октябрьдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле күрсәтеләчәк.

6 октябрьдә Казанда республикакүләм «Кино+Театр» дигән уникаль акция старт ала. Әлеге чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә Россиядә театр елы кысаларында оештыра. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Берничә ай дәвамында һәр якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Камал театрының репертуардан төшкән иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Тамашачылар Камал театры артистлары белән дә очрашып аралашачак.  Татарстанның горурлыгына әверелгән спектакльләр «Кино+Театр» проекты ярдәмендә беренче тапкыр зур экранда күрсәтеләчәк.

«Әлегә без 8 спектакльне сайлап алдык, алар татар телендә рус теленә субтитрлар белән», - диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

«Мондый проектлар тамашачы өчен бик кирәк, чөнки аларның һәрвакыт архив спектакльләрен карау мөмкинлеге юк. Ә репертуардан төшкән спектакльләр белән, чыннан да, бик нык кызыксыналар. «Кино+Театр» проекты тамашачыларга яңадан аларны күрү бәхетен тудырачак», - диде Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов.

«Кино+Театр» проекты Казанда гына түгел, гомумән, республикакүләм оештырылыр дип планлаштырыла. Якын арада кайсы район-шәһәрләрдә күрсәтеләчәге билгеле булачак. Билет бәясе барлык сеансларга да 150 сум.

Проект Казанда 6 октябрьдә Туфан Миңнуллин әсәре буенча Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән ачыла, 1976 ел. 

tatar-inform

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев