-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Казанда Саклык банкының программистлар мәктәбе абитуриентларга тест үткәрә
Дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли торган Саклык банкының «Мәктәп 21» белем бирү проекты Казанда белем алуга омтылган кандидатлар белән күзгә-күз очрашуларны үткәрә башлады. Уку йортына конкурста бер урынга 32 кеше туры килә. Бу хакта «Мәктәп 21»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Абитуриентлар белән күзгә-күз очрашулар программалаштыруның дүрт атналык интенсив курсы алдыннан сайлап алуның йомгаклау этабы булып тора. Очрашу нәтиҗәләре буенча беренче студентлар билгеләнәчәк.
«Казанда сайлап алуда катнашу өчен барлыгы 8 меңнән артык гариза бирелгән иде. Хәтер һәм логика уеннарын 1,3 мең кеше узды, шуларның 886сы Татарстан башкаласыннан читтә яши. Сайлап алуның беренче агымында катнашу өчен гаризаларны 2 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Казанда мәктәп ел саен 500 программист укытып чыгарачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.
Кандидатларны сайлап алу дүрт этаптан тора: онлайн-уеннар, видео-интервью, күзгә-күз очрашып сөйләшү һәм программалаштыру буенча дүрт атналык сайлап алу интенсивы. Сайлап алу нәтиҗәләреннән билгеләнеп, 250дән артык катнашучы инновацион методика буенча ИТ-технологияләргә бушлай уку мөмкинлеген алачак. Шулай ук катнашучыларга тулай торак биреләчәк.
- «Мәктәп 21» — уникаль белем бирү инициативасы, ул программалаштыру өлкәсендә түләүсез белем алу мөмкинлеген бирә. «Мәктәп 21»гә укырга керү алдан алган белемгә, эш тәҗрибәсенә, программалаштыра белүгә һәм диплом булу яисә булмауга игътибар ителми.
- «Мәктәп 21» проекты «Ассоциация 42» француз франшизасы буенча эшли. Ул соңгы алты елда Европа, Америка һәм илебездәге ИТ-компанияләр һәм белгечләр арасында гаять зур популярлык казанды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз