-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Казанда Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
Казанда Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында татар композиторы Сара Садыйковага мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Тиешле боерыкны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бу йортта Садыйкова 1963 елдан 1977 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитеты инициативасы белән куелачак. Төп максат булып, Сара Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерү тора.
Сара Садыкова Казанда туып-үскән. Ул Фатыйха Аитованың татар хатын-кызлар гимназиясендә һәм Казан педагогика техникумында укый. Шуннан соң Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы була.
Ул 18 спектакльгә 400гә якын җыр һәм музыка яза. Шулай ук "Мәхәббәт җыры" һәм "Кияүләр"музыкаль комедияләренең авторы да әле.
1939 елда-ТАССРның атказанган артисты,1977 елда-Татарстан АССРның халык артисты. 1984 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен ала, ә 1990 елда үлгәннән соң ТАССРның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була.
Чыганак: inkazan.ru
Фото: интернеттан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз