-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Казанда Сөембикә һәйкәле өчен урын эзлиләр (Һәйкәл макеты фотосы)
Бу көннәрдә Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Сөембикә ханбикә скульптурасын урнаштыру өчен мәйданчыклар турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев хәбәр итте.
«Казан шәһәренең Архитектура-сәнгать проектларны карау буенча сәнгать советы образны югары бәяләде», – диде Денис Вәлиев.
Архитектура мохитендә агентлыкның үз чыганагы сүзләренчә, казах скульпторы, дустанә илнең атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашев монументны Казан Кремле стенасы буенда биек стеллада яисә Меңьеллык паркында урнаштырырга тели. Шулай ук һәйкәлне суда урнаштыру варианты да карала.
Әмма Меңьеллык паркында Кол Галигә һәйкәл куелган инде. Бирегә Сөембикәгә стела кую эстетик яктан отышлы түгел, дип искә төшерде агентлыкның әңгәмәдәше. Моннан тыш, биеклектә скульптураны карап булмаячак. Су объекты акваториясендә фигуралар урнаштыру шулай ук катлаулы эш.
Әлегә экспертлар берләшмәсе скульптура урнаштыру урынын сайлау буенча аптырап калган, диде чыганак. Ул шулай ук авторга фигураны гипертрофияләнгән постаментка куюдан баш тартырга киңәш итүен әйтте.
Архитектура идарәсе каршындагы Сәнгать советы һәйкәл өчен мәйданчыкны бер атна эчендә тәкъдим итәргә планлаштыра. Урын сайлау өчен ачык конкурс-тавыш бирү игълан ителергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз