Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ЙОРТЫНДА РЕСТАВРАЦИЯ ЭШЛӘРЕ БАШЛАНДЫ

Реставрация тәмамланганнан соң, бинада күренекле татар эшлеклесенә багышланган музей барлыкка киләчәк

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани йортында (Каюм Насыйри ур., 10) реставрация эшләре башланды. Реставрация тәмамланганнан соң, бинада күренекле татар эшлеклесенә багышланган музей барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә kzn.ru.

1858 елда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып санала. Эшләр башланыр алдыннан белгечләр югалган элементларны торгызу өчен тарихи-архив тикшеренүләрен үткәргән.

Йорт дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан төзелгән. Шиһабетдин Мәрҗанинең бу йортында соңгы көннәрен үткәргәне дә мәгълүм.

2002 елда бинаны дәүләт саклавына тарих һәм архитектура һәйкәле буларак куйганнар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев