Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда «Шәҗәрә бәйрәме»

Казанда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ел саен «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале оештырыла. Быел бәйрәмне Иске Татар бистәсендә (Әл-Мәрҗәни мәчете янында) Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәге «Шәҗәрә бәйрәме» традицион фестивален уздыра, дип хәбәр итә проект авторлары.

Казанда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ел саен  «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале оештырыла. Быел бәйрәмне Иске Татар бистәсендә (Әл-Мәрҗәни мәчете янында) Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәни үзәге «Шәҗәрә бәйрәме – шәҗәрә бәйрәме» традицион фестивален уздыра, дип хәбәр итә проект авторлары.


Фестивальнең төп максаты - гаилә традицияләрен яңарту һәм саклап калу. Әлеге гамәлләр гаилә роле, аның әһәмиятен һәм үзенчәлеген аңлауны формалаштыра. Фестиваль һәм бәйрәм үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Иске Татар бистәсе - Казан үзәгендәге комплекслы истәлекле урыннарның тарихи өлеше. Бу урын үткәннәргә дәлил һәм Татарстанда яшәүче барлык халыкларны берләштерә.«Шәҗәрә бәйрәме» фестиваленең символы - нәселнең истәлеген гәүдәләндерүче шәҗәрә агачы.

«Шәҗәрә бәйрәме» фестивале программасы:
 17: 00-21: 00 рәсми өлеш:
- Татар династияләре белән танышу.
- Гаилә традицияләрен күрсәтү.
-Татарстанның атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар: Лилия Муллагалиева, Тәслимә Низами, Рузилә Сафина, Вәли һәм Гөлназ Гафуровлар, Базарбай Бикчәнтәева, Лилия Хәйруллина, Айлина, Марина Пономарева, Кузьминнар-Асатовлар, Равил Миңнебаев, Вилдана Хуҗинаның иҗади гаиләләре, бию ансамбльләре.

Бәйрәмдә мода күрсәтү, бүләкләр уйнату да каралган.
10: 00-20: 00 сәүдә һәм туклану нокталары эше, балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез мастер-класслар, фестиваль кунаклары белән интерактив оештырыла.
 
 16: 00-18: 00 «Дәү әнидә кунакта» балалар зонасы, балалар Сабантуе. «Минем гаиләм - минем туган ягым» конкурсында катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.
 
Ә 21: 00 сәгатьтә Татаркинодан шәҗәрәләр турында фильмнар күрсәтеләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев