Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАНДА «ТАКСОВИЧКОФ» ТАКСИ ЗАКАЗ СЕРВИСЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Сәфәрнең минималь бәясе 75 сумнан башлана.

  Казанда «Таксовичкоф» такси заказ сервисы эшли башлады. «Таксичкоф» такси сервисының өч филиалы Түбән Кама, Нурлат һәм Азнакайда ачылды.

 

   Казанлыларга «Эконом», «Комфорт», «Комфорт+», «Бизнес» һәм «Алты урынлык Минивен» дигән класслар ачык булачак. Сәфәрнең минималь бәясе 75 сумнан башлана.

  Такси клиентлары бушлай бару мөмкинлеге дә каралган. Алар «Балалар кәнәфие» һәм «Сөйләшми торган шофер» дип атала. Икенче опцияне сайлаган очракта такси йөртүче юл буе сөйләшмичә барачак.

 Таксига 208-00-00 номеры буенча, шулай ук «Таксовичкоф» мобиль кушымтасы аша яки сайтта заказ бирергә мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев