Логотип Идель
Яңалыклар

Казанда татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары узачак

Лекторлар булып практик педагоглар чыгыш ясаячак, алар үз эшләрендә яңа укыту программаларын куллана инде. Проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.

Казанда укыту семинарлары узачак, аларда татар теле укытучыларына укытуның заманча методлары турында сөйләячәкләр. Лекторлар булып практик педагоглар чыгыш ясаячак, алар үз эшләрендә яңа укыту программаларын куллана инде. Проект Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.

28-нче октябрьгә планлаштырылган беренче семинар алдыннан Казан Башкарма комитетында укытучылар өчен ораторлык осталыгы буенча дәрес узды. Аны Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актеры Алмаз Гәрәев алып барды. Ул тыңлаучыларга аудиторияне ничек мавыктыру турында сөйләде, дөрес сулыш алу серләрен ачты һәм дикция өчен күнегүләр күрсәтте.

Проект инициаторларының берсе – «Унбер» лицееның татар теле укытучысы Рашат Якупов. 5 ел элек ул «Мөгаллим» – «Учитель» дип аталган татар телен укыту курсларын оештырган иде. «Без берничә татар теле укытучыларын җыйдык, заманча методикалар, телне өйрәнү трендлары турында фикер алыштык. Минемчә, бүген телне цифрлы технологияләр кулланып, яңача укытырга, яңа формалар эзләргә кирәк», – дип сөйләде Рашат Якупов.

Проектны Казан Мэриясе хуплады һәм укытучылар укучыларга уку-укыту материалын заманча һәм мавыктыргыч формада тапшыра  алсын өчен өйрәтү семинарлары оештырырга дигән карар кабул итте. Семинарларда 5 татар теле укытучысы лектор булачак, алар үз эшләрендә кызыклы методикалар куллана. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, татар телен өйрәнүнең яңа трендлары, заманча алымнары турында сөйләячәк.

Семинарда катнашучыларның берсе – «Иннополис» лицееның татар теле укытучысы Альберт Сәмигуллин. «Киләсе ел Татарстанда Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә миңа укытучы эшендә заманча технологияләр, төрле санлы ресурслар, платформалар куллану актуаль тоела», – дип сөйләде ул.

Семинарда шулай ук «Унбер» лицее директоры Алмаз Хәмидуллин, шул ук лицейның татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова, 7-нче номерлы лицей-интернатның инглиз теле укытучысы Госман Гайнуллин, Канадада татарча онлайн-мәктәп оештыручы Алимә Сәлахетдинова чыгыш ясаячак.

Укытучылар алган барлык күнекмәләрне 28-нче ноябрь көнне  «Унбер» лицеенда күрсәтә алачак. Семинарда 280 педагог катнашачак. Шундый ук дәресләрне ноябрь һәм декабрь айларында үткәрү планлаштырыла.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев